–Нигездә эшне югары һәм урта һөнәри белемгә ия булган гражданнар белән алып барабыз. Узган ел армиягә чакырылучыларның 90 процентын (шуларның 38 проценты – югары белемлеләр) алар тәшкил итте. Бу Татарстанда гына түгел, Россия буенча да иң зур күрсәткечләрдән санала. Бүгенге көндә район хәрби комиссариатында республика табиблар комиссиясе вәкилләре эшли. Комиссия аша 95 чамасы кеше узачак. Чакырылучыга ата-аналары белән килү кирәкмәс. Район армиягә чакыру комиссиясе рәисе вазыйфаларын быелдан Мамадыш муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Дәрҗеманов башкара. Аның составына иҗтимагый оешмалар вәкилләре, районда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил керә, – ди район хәрби комиссары Андрей Синкевич. Хәзер армиягә чакырылучыларның карашлары уңай якка үзгәрде, армиягә барудан баш тартучылар юк. Хәрби комиссар белдергәнчә, соңгы биш елда җыю түгел, ә сайлап алу мөмкинлеге барлыкка килде. Максим Перепелеца турындагы билгеле бер совет фильмындагы баш геройга: “Армиягә бармыйсың, син моңа лаек түгел!”, – диләр бит. Ә ул бу сүзләрне йөрәгенә якын итеп ала һәм бөтен көчен армиягә эләгү өчен куя. Беренче карашка, булмас хәл кебек, әмма чынлыкта бу – шулай. Армиядә контракт буенча хезмәт итәргә була. Бу акча мәсьәләсендә һәм хәрби ипотека буенча сизелерлек ташламалар бирә. Контракт буенча хезмәт итү – ирекле. Әмма мамадышлылар әлегә чакыру буенча хезмәт итүгә өстенлек бирәләр. Бүгенге көндә 152 якташыбыз Ватан алдындагы бурычларын үтиләр. Зур күпчелеге коры җир гаскәрләрендә хезмәт итәләр. Шуны ассызыклап үтәргә кирәк, безнең районда, хәрби комиссар әйткәнчә: “Сәламәт булып китте, тагын да сәламәтрәк булып кайтты”, – дип әйтерлек булсын өчен куелган төп бурычларны һичшиксез үтәргә тырышалар. Моны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вадим Никитин да раслый: “Егетләр спорт секцияләрендә, түгәрәкләрдә һәм “Лагуна” бассейнында шөгыльләнеп, ГТО нормаларын тапшырып, төрле яктан үсәләр. Болар барысы да – армиягә әзерләнүнең аерылыгысыз өлешләре.”