Урланган һәрбер сум закон бозуларны бетерүгә тагын да зуррак чыгымнар җәлеп итә. Татарстанда коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү комиссиясе утырышында яңгырады бу фикер. Шушы көннәрдә Казан Кремленең Вәкиллекле корпусында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислеге астында узды ул. Узган елда коррупциягә каршы эш нәтиҗәләре күрсәткәнчә, хокук саклау органнары тарафыннан коррупция белән бәйле 800дән артык закон бозу очрагы теркәлгән, 800 миллион сум чамасы зыян килгән. Коррупция капкынына эләгүчеләр саны елдан-ел кими бара. Шулай булуга карамастан, бу проблема урыннарда һәрдаим күзәтү астында булырга тиеш. Төп икътисадый һәм хуҗалык нәтиҗәләре республикада коррупциягә каршы көрәшнең дөрес юлы сайлануын күрсәтәләр. Шул исәптән моңа “Халык контроле”, электрон дәүләт хезмәтләре алу да этәргеч булып торалар.