Булсын бездә театр: күңелләрне уятыр.

2019 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

Чыннан да, нигә Мамадышта аерым театр булмаска тиеш, ди. Аллага шөкер, драматургия әсәрләрен сәхнәләштерерлек режиссерларыбыз, актерлык осталыгын үзләштергән белгечләребез җитәрлек. Республикабыз районнарында аерым театрларны бармак белән генә санарлык ич. Казан кунакларыбызның мондый миссия белән килүләре, быелның Театр елы белән бәйле булуында гына түгеллеген сиземләве авыр булмады. Рәис Сәгъди әйтүенчә, Татарстанның үзәгендә үк диярлек торган Мамадыштан якын тирәдәге район үзәкләре дә театрдан мәхрүмнәр бит. –Республика районнарындагы театрлар тарихына килсәк, узган гасырның 30нчы елларында җөмһүриятебезнең биш төбәгендә булган алар. Шуларның берсе – Мамадышта. Шулай булгач, нигә аны яңартмаска, ди. Район җитәкчегез Анатолий Ивановның мәдәнияткә нинди мөнәсәбәттә булуын яхшы беләбез. Ул безнең идеяны хуплап чыкты. Беренче адымда шәһәр театры оештыруга булышлык итәчәгенә шигебез юк. Ә менә аны дәүләт театрына әйләндерү өчен шактый проблемаларны хәл итәргә туры киләчәк, – диде ул. Бу идея чынга аша калса, күпме кеше эшле булачак, дигән сүз. Рәис әфәнде Буа сатира театрының ничек барлыкка килүе турында тәфсилләп сөйләде. Бүгенге көндә ул коллективка 60 ка якын кеше җәлеп ителгән. Казан кунагы сүзләреннән күренгәнчә, моның өчен бу өлкәгә җанын-тәнен биргән инициативалы кешеләрнең, шәһәрнең театрга мохтаҗлыгын дәлилләү кирәк. Кемдер, бер халык театры җитмәгән мени, дип сорау бирергә мөмкин. Алай дияргә ашыкмыйк. Моңа карата мәдәният өлкәсендәге хезмәт юлының 20 елының 15ен Мамадыш халык театрының – режиссеры, 5 елын рәссамы вазыйфаларына багышлаган, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнил Ахунҗанов фикерен тыңлап карыйк әле. –Аерым театр булдыру яклы мин. Яшерен-батырын түгел, мәдәният учаклары каршында эшләп килүче театрларга спектакльләрдә уйнарга кешеләр җәлеп итү элек тә, хәзер дә җиңелдер, димәс иде. Чөнки рольләрне башкарачак үзешчән сәнгать артистларына эштән соң, кичләрен, хәтта ял көннәрендә дә репетицияләргә йөрергә туры килә. Дөрес, бүген заманында безнең коллективка йөреп, тамашачы мәхәббәтен яулаган өлкән яшьтәге үзешчән артистларыбыз арасында әле дә чакыруны көтүчеләр бар барын. Әмма бүген режиссерларга тамашачы ихтыяҗын канәгатьләндерә торган драматургия әсәрләренә өстенлек бирергә кирәк. Ә инде аерым театр оешкач, аның штатына кертелгән, махсус белемнәре булган артистлар белән эшләү күпкә җиңеләячәк. Аннары аерым театрда уйнаучыларга репетицияләр уздыру өчен Красная Горкадагы мәдәният учагын файдаланырга мөмкин. Дөрес, яңа театр оештыруның мәшәкатьләре җитәрлек булачак. Акрынлап кына бу идея тормышка ашар, дип ышанам, – ди ул. Чыннан да, иске йорт урынына яңасын салганчы, башта аны сүтәргә, урынын чистартырга кирәклеген, яңасына нигез салынуын һәрберебез яхшы белә. Шуңа күрә, иң беренче булып кимендә 150 кешене сыендырырлык тамаша залы, артистларга киенү-чишенү, декорацияләр ясау, аларны саклау һәм башка бүлмәләр булган бина кирәге көн кебек ачык. Әгәр бу эштә дәүләт ярдәме күрсәтелсә, ниятле эш барып чыкмыйча калмас, дип ышанасы килә. Ни кызганыч, Октябрь инкыйлабына чаклы мәдәнияткә байлыкларының саллы өлешен биргән меценатларыбыз бүген юк дәрәҗәсендә. Дөрес, иганәчелек ярдәме күрсәтүчеләр шактый, анысы. Әгәр хыяллар чынга аша калса, иманым камил, алар читтә калмаслар. Сөйләшүдә татар театрының бүгенге хәле турында да сүз булды. Тагын ун елдан ул кирәк булачакмы безгә? Бит аның ана телебезне саклап калуда да әһәмияте зур. Без яшь чакларда Татарстан өлкә комитетын җитәкләгән берәү, татар теле бер-ике дистә елдан сыер савучыларныкы гына булып калачак, дип әйткән, диләр. Аннан соң шактый еллар узды, һаман да татарча сөйләшәбез. Ә инде яшьләр арасында ул бөтенләй юкка чыкмасын, дисәк, мөмкин кадәр күбрәк татар театрлары ачылсын, кинолар төшерелсен, китаплар бастырылсын. Әгәр Мамадышта татар театры ачыла калса, туган телебезне – Тукай телен саклап калуда ул үзеннән зур өлеш кертмичә калмаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International