16нчы апрельдә Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сария Сабурская белән Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе Рөстәм Галәүов гражданнарны тематик кабул итүгә көтеп калалар. Анда гражданнарның хезмәт хокуклары саклану мәсьәләләре каралачак. Кабул итү Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратында (Казан шәһәре, К.Маркс урамы, 61нче санлы йорт, үзәк подъезд, 3нче кат, конференц-зал) уздырылачак. Гражданнар алдан түбәндәге телефон буенча языла алалар: (843) 236-41-80 ( Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратының кабул итү бүлмәсе).