Мамадышта телевидение һәм радиотапшырулар туктатылып торачак.

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

"РТРС" ФДУП хәбәр иткәнчә, 2019 елның 15 апрелендә Россия Федерациясенең 20 төбәгендә аналог телевизион тапшыруларны туктатып тору сәбәпле, телекомпания тарафыннан 2019 елның 15 апреленнән 22 апреленә кадәр, аналоглы һәм цифрлы эфир телевидениесе һәм радиотапшырулар программаларын өзеп, профилактик эшләрнең бердәм көнен күчерү турында Карар кабул ителгән.

Шул уңайдан, 2019 елның 22 апрелендә, Саба районының Шәмәрдән бистәсендә 2.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр радиотелеүзәктә аналоглы һәм цифрлы телевидение программаларын тапшыруны туктатып тору буенча профилактик эшләр үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International