УКУЛАР БАШЛАНДЫ.

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

Апрельнең 30ына чаклы Татарстанда, республикабызның сайлау системасы хезмәткәрләренең һөнәри квалификацияләрен күтәрү максатында, укулар оештырылачак. Райондагы 53 сайлау участогындагы 409 әгъза өч модульле укулар узачаклар. Аның беренчесе һәм өченчесендә укуларга – өчәр, икенчесендә дүрт сәгать вакыт каралган. Беренче апрельдән старт алган чара график нигезендә үтә. Мәгълүм булганча, агымдагы елның сентябрь аенда ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлаулар узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International