Мамадыш районы ГХАТ бүлеге “Гаиләм – терәгем!” исемле инстаграмм-челлендж игълан итте.

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

Мамадыш районы ГХАТ бүлеге “Гаиләм – терәгем!” исемле киң колачлы социаль проект башлап җибәрде. Инстаграмм-челленджның беренче җимешләрен Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегенең инстаграм битендә күрергә була. Гаилә турында уйлары белән беренчеләрдән булып Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының казан шәһәре оешмасы җитәкчесе, “Алтын йөрәкле кеше” республика конкурсы лауреаты, танылган хәйрияче, эшмәкәр, җырчы-композитор Фәрит Фәиз улы Мифтахов уртаклашты. Әйтергә кирәк, проекта катнашучыларның георграфиясе чикләнмәгән. Иң мөһиме – гаилә кыйммәтләре, мәхәббәт турында булган фикерләр белән уртаклашу теләге булуы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International