Хезмәт һәм мәшгульлек өлкәсендә хезмәт алу өчен электрон рәвештә гариза бирү.

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

Мамадыш районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хәбәр бирә:җөмһүриятебездә хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау өлкәсендә иң кирәкле, социаль әһәмияткә ия хезмәтләр алу өчен гариза бирү мөмкинлеге электрон рәвештә Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында гамәлгә ашырылды (uslugi.tatarstan.ru).

Хезмәт белән тәэмин итү оешмаларына шәхси мөрәҗәгать итмичә, Электрон рәвештә гариза бирә алуның төп шарты булып Бердәм идентификация һәм аутентификация системасында теркәлү тора (esia.gosuslugi.ru/registration). Электрон хезмәтләр һәм сервислар исемлеге порталның төп битендә «Хезмәт һәм мәшгульлек» бүлегендә урнаштырылган. Алар түбәндәгечә:

1. Хезмәт базарындагы хәл турында мәгълүмат бирү

2. Гражданнарга ярашлы эш эзләүдә ярдәм итү

3. Эш бирүчеләргә кирәкле хезмәткәрләр җыюда ярдәм итү

4. Гражданнарга һөнәри юнәлеш бирүне оештыру

5. Вакытлыча эшкә урнашуны оештыру

6. Түләүле җәмгыяти эшләрне оештыру

7. Эшсез гражданнарга һөнәри һәм өстәмә һөнәри белем бирү, шул исәптән башка җирлектә дә

8. Эшсез гражданнарның үзмәшгульлегенә булышлык итү

9. Хезмәт һәм мәшгульлек өлкәсендә хезмәт күрсәтү алу өчен кабул итүгә язылу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International