СОРАУЛАРЫГЫЗНЫ ӘЗЕРЛӘГЕЗ.

2019 елның 9 апреле, сишәмбе

Агымдагы елның 8-28нче апрельләрендә “Кайнар линия” эшләячәк. Ул җәмәгать туклануы предприятиеләрендә хезмәт күрсәтүнең сыйфаты мәсьәләләренә багышлана. Аны оештыручы – кулланучыларның хокукларын саклау һәм кешенең иминлеге өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәт. “Кайнар линия”нең максаты – гражданнарны үзвакытында сыйфатлы һәм дөрес мәгълүматлар белән тәэмин итү. Мамадыш районында яшәүчеләрнең сорауларына Роспотребнадзор идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Саба, Мамадыш, Кукмара һәм Теләче районнарындагы территориаль бүлеге белгечләре җавап бирә. Телефон: (85563) 3-98-86, 9.00 сәгатьтән алып 16.00 сәгатькә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International