12нче апрель көнне халык өчен хезмәт мәсьәләләре буенча “кайнар телефон линиясе” эшләячәк. Аның кысаларында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты, ТРның Дәүләт хезмәт инспекциясе һәм ТР Профсоюзлар федерациясе хезмәткәрләре гражданнарга хезмәт хокукларын яклау буенча консультацияләр бирәчәкләр. “Кайнар линия”нең эш вакыты: 09.00-17.00 сәгатьләр; телефоны: (843) 236-00-71.