Әлеге акция кысаларында алар әти-әниләре белән канатлы дусларыбыз өчен сыерчык оялары ясадылар. Бу эш балаларның үзләренә дә шатлык һәм канәгатьләнү алып килде. Чөнки моның файдалы һәм кирәкле эш икәнен бөтенесе яхшы аңлый. “Мамадыш урманчылыгы” дәүләт казна учреждениесе урманнарны саклау һәм яклау буенча инженеры Илфат Закиров балалар белән кошлар турында кайгыртырга кирәклеге, урманда үзеңне тоту кагыйдәләре хакында әңгәмә дә үткәрде. Кошларның нәни дуслары урманчыларга егерме сыерчык оясы тапшырдылар. Аларның бер өлеше “Бәләкәч” балалар бакчасы территориясенә урнаштырылды. Хәзер кошлар тормышын балалар бакчасы тәрәзәсеннән күзәтергә мөмкин булачак.