Пенсия фонды идарәсе өлкәннәргә кыйммәтле хезмәт күрсәтүне көчләп тагу очраклары артуы турында белдерә. Ә алар Пенсия фондында бушлай күрсәтеләләр. Зур суммадагы түләү юлы белән пенсияләрне яңадан исәпләүгә гариза язуны тәкъдим итүче, юридик хезмәтләр күрсәтүче фирмалар пенсионерларны ялгыштыралар. Тагын бер кат искәртәбез: Пенсия фонды органнарында хезмәт күрсәтүләр бушлай башкарыла. Моннан тыш пенсиягезнең күләмен һәм башка түләүләр турындагы мәгълүматларны сез ПФР сайтындагы Шәхси кабинетыгыздан белешә аласыз. Барлык шикле очраклар турында Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсенең түбәндәге контакт телефонына шалтыратырга киңәш итәбез: (843) 27-9-27-27.