РЕЙДЛАРГА СТАРТ БИРЕЛДЕ.

2019 елның 3 апреле, чәршәмбе

Муниципаль район башкарма комитетының административ комиссиясе санитар чистарыну икеайлыгы башлануга авылларга һәм шәһәр буенча рейдларын җанландырып җибәрде. Аларның беренчеләре Олыяз, Көмешкүл авыл җирлекләре һәм Мамадыш буенча узды. ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы инспекторлары, муниципаль хезмәткәрләр билгеләп үткәнчә, рейдлар барышында ачылган кимчелекләрнең күбесе Авыл җирлекләре территорияләрен төзекләндерү кагыйдәләрен бозуга кагыла. Төзелеш материалларын һәм калдыкларын, тимер-томырны үз территорияләренә куймыйча, урамда саклыйлар, каты көнкүреш калдыкларын контейнерлар мәйданчыклары буларак махсус билгеләнмәгән урыннарга ташлыйлар. Урамнарга юынтык сулар түгү, машиналарын юу фактлары да очрый. Билгеле инде, гаеплеләргә беркетмәләр төзелде. Рейд бригадалары барлык авыл җирлекләрендә дә булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International