Мамадыш халык театры чәршәмбе көнне сезонын ачып җибәрде. Район мәдәният йортында коллектив тарафыннан Аманулланың “Җәйге кырау” драмасы күрсәтелде. Мәхәббәт, хыянәт, ачы язмышлар турындагы бу әсәр геройларын башкаручы җирле артистлар үз рольләрен шулкадәр оста башкардылар ки, спектакль тәмамлангач, халык аларны аягүрә басып, алкышларга күмде. Спектакль башланыр алдыннан район мәдәният бүлеге начальнигы Степан Спиридонов халык театрында озак еллар тамашачыларны сөендергән, аларның мәхәббәтләрен яулаган сәхнә ветераннарына мәдәният бүлегенең Рәхмәт хатларын, истәлекле бүләкләрен тапшырды.