Бу атнаның шимбәсе – 30нчы март көнне көз айларында башланып китеп, киң масштабта уза торган авыл хуҗалыгы ярминкәләренә нокта куела. Шәһәрнең үзәк мәйданында оештырылачак йомгаклау сәүдәсе өчен районыбызның барлык авыл җирлекләре дә җаваплы. Сәүдә рәтләрен шулай ук шәһәр предприятиеләре: “Азбука сыра”, “Балык заводы”, шәхси эшмәкәр Рифат Мотыйгуллин оешмасы җитештергән продукцияләр, крестьян-фермер хуҗалыклары товарлары тулыландырачак. Сәүдә нокталары гадәттәгечә иртәнге сәгать 7дән эшли башлый. Ә алдагы атналарда шәһәр халкын авыл хуҗалыгы продукцияләре белән фермерларыбыз тәэмин итеп торачак. Көннәре һәм вакытлары хакында өстәмә хәбәр итәрбез.