26 марта Мамадыш шәһәренең ак. К. Ә. Вәлиев исемендәге 2 нче санлы лицей базасында "ТД ГиГаз" ҖЧҖ призларына шахмат буенча I район ярышлары узды. Бу ярышка районның 70 тән артык шахматчысы җыелган иде. Катнашучыларны Татарстан Республикасы шахмат Федерациясе Президенты Низамов Илдар Равилевич сәламләде, "ТД ГиГаз" ҖЧҖ генераль директоры исеменнән С.М. Гимранов котлады. Ярышлардан соң С.М. Гимранов һәр катнашучыга истәлекле бүләкләр тапшырды.