Игътибар! Мамадыш районында хәбәр итү системасын тикшерү буенча өйрәнүләр уздырылачак.

2019 елның 27 марты, чәршәмбе

2019 елның 2-3 апрелендә Татарстан Республикасы премьер-министры А. В. Песошин күрсәтмәсе нигезендә региональ, җирле һәм локаль хәбәр итү системаларын, шул исәптән Татарстан Республикасында гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу яки килеп чыгу куркынычы янау турында ашыгыч рәвештә халыкка хәбәр итүнең комплекслы  системасын тикшерү турында”гы республика гражданлык оборонасы җитәкчесе карары нигезендә хәбәр итү системасын тикшерү үткәреләчәк. Тикшерү вакытында район территориясендә стационар сирена җайланмалары һәм махсус транспорттагы каты тавышлы сигнал бирү җайланмалары кабызылачак, сигналлар идарә органнарына җиткереләчәк. Хөрмәтле райондашларыбыз, тынычлык саклавыгызны һәм хәбәрне игътибар белән тыңлавыгызны сорыйбыз.Хәбәр тексты: "Игътибар! Хәбәр итү системасын тикшерү үткәрелә!».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International