Укучы балаларга һөнәри юнәлеш бирү.

2019 елның 25 марты, дүшәмбе

2019 елның 21 нче мартында Мамадыш районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече Гөлчирә Мөхәммәтшина “Эрудит-Селдом” дип аталган өстәмә шәхси белем бирү учреждениесы белгечләре белән берлектә Кызыл тау урта белем бирү мәктәбенә укучы балаларга һөнәри юнәлеш бирү өчен килде.

73 балага «Һөнәр сайлауның серләре» темасына әңгәмә уздырылды. Аннары укучылар һөнәри тест уздылар. Әңгәмә барышында һөнәр сайлау буенча үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Белгечләр укучыларга һөнәр сайлау юлларын, бу эштә нинди хаталар җибәрмәскә кирәклеген аңлаттылар. Укучыларга «уңыш формуласы» һәм «һөнәрләр классификациясе» буклетлары таратылды. Һөнәр сайлаганда үз-үзеңне тану юлларының берсе булган “Үз теләгем. Булдыра алам.Башкарырга туры киләчәк” дигән формуланы куллануның әһәмиятен азсызыкладылар.

Башкарылган чараның максаты-киләчәктә күп төрле һөнәрләр эченнән үзләренең күңелләренә ятышлы, шул ук вакытта башкарып чыга ала торган һәм эш дәверендә профессиональ югарылыкка ирешерлек, эш базарында дәрәҗәле урын тоткан һөнәр сайлауда укучыларга ярдәм күрсәтү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International