“ЙОЛДЫЗЛЫК” – ЙОЛДЫЗЛАР ТУДЫРУЧЫ ФЕСТИВАЛЬ.

2019 елның 25 марты, дүшәмбе

Узган атна җомгасы һәм шимбәсендә район мәдәният йорты умарта күчен хәтерләтте. Аның һәр карышында өсләренә берсеннән-берсе матур күлмәкләр кигән балалар кайнаша. Бер почмакта вокалчылар педагоглары белән соңгы репетицияләрен ясасалар, иркенрәк урын тапкан бию коллективлары хәрәкәтләрен шомарталар, хореографларның соңгы киңәшләрен алалар. Сәхнәгә чыгарга әзерләнүчеләрнең генә түгел, инде чыгыш ясаганнарның да йөзләрендә җитдилек чагыла: жюри чыгышыбызны ничек бәяләде икән, финалга уздык микән, дигән сорау бу көннәрдә һәр баланы борчымый калмагандыр. Хәтта балалар бакчаларына йөрүчеләр арасында тәүге мәртәбә зур сәнгатькә аяк басучылар да шактый иде. Сабый – сабый инде ул: район мәдәният йорты фойесында алар шау-гөр килсәләр, сәхнәгә чыккач, сабыйлыклары гел юкка чыга. Барысы да җитдиләр. Аларның кайбер чыгышларыннан соң жюрида утырган мәртәбәле кунаклар үзләренең соклануларын белдерделәр. Ә чыгышларны елдагыча жюри рәисе – Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина, аның рәистәше “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең генераль продюсеры Дмитрий Туманов җитәкчелегендәге дистәдән артык белгеч бәяләде. Аларның һәрберсенең мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә яулаган дәрәҗәләрен саный китсәң дә, озын бер исемлек килеп чыгар иде. Хәтта Мәскәүдән дә жюри составына белгечләр чакырылган иде. Республиканың төп балалар фестивале булган “Йолдызлык”ның районыбызда да дәрәҗәсе югары. Соңгы елларда аның финанс мәсьәләләрен хәл итүгә дә игътибар артты. Зона, республика бәйгеләренә барганда балалар өчен транспорт, туклану мәсьәләләре дә бернинди авырлыксыз хәл ителә. Әйтергә кирәк, яшь талантларыбыз киткән чыгымнарны соңгы елларда уңышлы аклыйлар. Быел да безнекеләр Лаеш, Питрәч һәм Балык Бистәсе районнарыннан килгән яшьтәшләре арасында сынатмадылар. Моның шулай икәнлеген тамашачылар шимбә көнне узган гала-концертта күрделәр. Аны зал тулы халык тамаша кылды. Районнарының яшь талантлары өчен җанатарга зона этабында катнашкан районнар җитәкчеләре дә килгән иде. Питрәч районы башлыгы Илһам Кашаповның ихлас күңелдән ничек җан атып утыруын күрсәгез сез! “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең Татарстан Республикасы төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасын үткәрү буенча директоры Айдар Гайнетдинов белдергәнчә: –Бер жюри әгъзасы район башлыклары гала-концертларда утырганда: “Карале, нинди костюмнар, ә нигә безнкеләр алай матур түгел? Белеш әле, алар күпме акча тоттылар микән? Мин күбрәк бирер идем!” – дип үзара сөйләшүләрен әйткән иде. Элек бу турыда хыяллана гына идек. Фестиваль “йолдызларын” иң беренче булып районыбыз башлыгы Анатолий Иванов тәбрикләде. –Бүген бик дулкынландыргыч бәйрәм. Иҗат фестивалендә призлы урыннар яулаган иң сәләтле балалар сәхнәдә чыгыш ясый. Аларга шундый мөмкинлек биргәне өчен без Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка рәхмәтлебез. Бу сәхнәдә ике көн дәвамында, чын мәгънәсендә, җитди көрәш барды. Бу фестиваль – республика да иң массакүләмле һәм уникаль проект. Милли һәм социаль хәленә карамыйча, теләсә кайсы сәләтле бала үзен анда күрсәтә, зур сәхнәгә күтәрелә ала. Фестивальгә без ел саен сәхнә костюмнары әзерлибез, ел дәвамында балаларыбыз безне төрле чараларда сөендерәләр. Һәр районның мәдәнияты бер башка үсте. Шуңа күрә бу проектка мин рәхмәтлемен, – диде ул. Чыгышыннан соң Анатолий Петрович фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Тумановка “Мамадыш муниципаль районы каршындагы хезмәтләре өчен” медален тапшырды. –Ул чыннан да килеп, мастер-класслар күрсәтә, ихлас күңелдән безнең балалар һәм педагоглар өчен җан ата. Шундый кешеләр булганда безнең киләчәгебез дә бар, – диде район башлыгыбыз. Дмитрий Александрович та буш кул белән килмәгән иде: Анатолий Петровичка “В честь Миллионного участника “Созвездия” кубогын тапшырды. –Монда фестивальнең зона этабын беренче тапкыр гына уздыруыбыз түгел. Мамадыш фестивальнең даими лидеры булып тора, дияр идем. Хәтта балалар һәм яшьләр белән эшләүне оештыру, шулай ук мәдәният өлкәсендә үрнәккә куярлык районнарның берсе булып сайланды. Быел да соңгы елларда тагын да күркәмләнгән шәһәргә килүемә чиксез шатмын. Монда мәдәнияткә һәм сәнгатькә район җитәкчеләре җитди дыр шәһәр күләмендә узучы яшьләр чарасы буларак кына старт алБыел фестиваль унтугызынчы тапкыр уздырылды. Кайчан- ТЕМАГА ган иде, бүгенге көндә ул Россия масштабындагы мәдәни күренешкә әверелде. "Созвездие-Йолдызлык" Россиядәге иң уңышлы проектларның берсе дияргә тулы хокукыбыз бар. Бу фестиваль һәрвакыт Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов патронажлыгы һәм Россия Федерациясенең ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясе эгидасы астында үтә. Быел ул Татарстан Республикасында яшьләр сәясәтенең 25 еллыгына багышлана. карый. Зона этабын уздыруда да бернинди проблема сизмәдек. Барысы да тиешле югарылыкта узды, – диде ул. Гала-концерт алдыннан сәхнәгә чакырылган мәртәбәле кунаклар – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппаратының сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт тормышны формалаштыру мәсьәләләре буенча идарә начальнигы Гүзәл Шакирова, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы мәдәниятны үстерүгә ярдәм фондының башкарма директоры Нурия Хәшимова, жюри рәисе Зилә Сөнгатуллина да балаларга үзләренең изге теләкләрен белдерделәр, балалар сәнгатен үстерүнең әһәмияте, бу юнәлештә җөмһүриятебездә акыллы сәясәт алып барылуы турында ассызыклап үттеләр. Әйе, "Йолдызлык" фестивале ул – сәхнә өчен дип яшәүчеләр өчен биеклеккә күтәрелүдә бер баскыч булып тора, яңа талантларны ачарга менә дигән мөмкинлек бирә. Гала-концертка килгәндә, анда утызга якын чыгыш каралды. Араларында заманча технологияләрне куллануны да күрергә була иде. Алар хәтта балалар хореографисендә дә чагылыш таптылар. Робот костюмнарында биюдән һәм җырлаудан тыш бер номерда хореографиядә скейтбордлар һәм гироскутерлар да файдаланылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International