НӘҮРҮЗГӘ КИЛМИЧӘ КАЛМАГЫЗ.

2019 елның 22 марты, җомга

Нәүрүз бәйрәме, шимбә көнне шәһәрнең үзәк мәйданында уздырылачак. Авыл хуҗалыгы ярминкәсеннән соң сәгать 10да башлана ул. Бәйрәм программасы бай эчтәлекле быел. Мәйданда татар милли ризыкларыннан, казахларның милли ризыгы – бишбармактан, әзербайҗаннарның һәм үзбәкләрнең пылауларыннан һәм башка ашамлыклардан бушлай авыз итәргә мөмкин булачак. Моннан тыш төрле милләт, халык һәм спорт уеннары да чарага ямь өстәячәк. Бәйрәмнең төп күрке булган “Нәүрүз” чибәре бәйгесендә быел ике дистәгә якын гүзәл катнашачак. Килмичә калмагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International