Бу атнада авыл хуҗалыгы ярминкәләре булмаячак.

2019 елның 22 марты, җомга

Бу сезонның соңгы сәүдәсе 30 мартта шәһәрнең үзәк мәйданында булачак. Аны районның барлык авыл җирлекләре оештыра. Сәүдә нокталары гадәттәгечә иртәнге 7дә эшли башлаячак.

Алга таба авыл хуҗалыгы ярминкәләре район фермерлары катнашында “Энҗе” кибете янындагы мәйданчыкта узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International