Цифрлы телевидениегә – волонтерлар ярдәмендә.

2019 елның 22 марты, җомга

Муниципалитет бинасының утырышлар залында оештырылган әлеге курсларны Шәмәрдән радиотелевизион үзәк вәкилләре үткәрде. Оешманың җитәкчесе урынбасары Юрий Иванов һәм инженер Илнар Кашапов волонтерларны санлы тапшыруга күчүнең үзенчәлекләре белән таныштырдылар, бу төр сигналны кабул итү өчен кирәкле булган өстәмә җайланмаларны тоташтыру һәм көйләү тәртибен күрсәттеләр, махсус буклетлар өләштеләр. –Цифрлы телевидениегә күчү сәбәпле, “аналог” сигналы эшләүдән туктаячак. Әмма бу региональ, мәсәлән “ТНВ”, телеканалларга кагылмый. Гади тел белән әйткәндә, әгәр сез бүгенге көндә телевизорны өй яки урамга көйләнгән антенна аша карыйсыз һәм телеканалның логотибы алдында “А” хәрефе бар икән, җәй башында әлеге мөмкинлек бетәчәк. Алга таба да тапшырулар карау өчен телевизор DVB-T2 стандартына көйләнгән булырга тиеш яки махсус приставкалар кирәк булачак. Бүгенге көндә барлык яңа телевизорлар аналоглы һәм санлы сигналларны кабул итә ала. Моны берничә ысул белән ачыкларга була: телевизорның паспортын карарга, интернетта маркасы һәм модельләре характеристикасын табарга яки телевизор җитештерүчегә ярдәм итү үзәгенә мөрәҗәгать итеп, – дип аңлатты Шәмәрдән радиотелевизион үзәк җитәкчесе урынбасары Юрий Иванов. Волонтерларны укыту программасы “Россия телевизион радиотапшыру челтәре” федераль дәүләт унитар предприятиесе тарафыннан эшләнгән. Ул теоретик һәм практик өлешләрдән гыйбарәт иде. Соңгысында курсларда катнашучы һәркем алган белемнәрен гамәлдә кулланып күрсәтте һәм махсус таныклыкка ия булды. –Әлеге укуларда Мамадыш шәһәре һәм төбәгебез авылларыннан 64 волонтер катнашты. Әмма бу әле соңгы сан түгел. Кирәк булган очракта, өстәмә кешеләр дә җәлеп ителәчәк, – диде район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айрат Әскәров. –Безгә бирелгән таныклыклар 2019нчы елның 31нче декабренә кадәр гамәлдә булачак. Мин үзем Сон авыл җирлеге өчен җаваплы. Үзидарәбез территориясендә гомер кичерүчеләрнең күбесе телевидение тапшыру ларын спутник антеннасы һәм “Летай ТВ” ярдәмендә карый. Дөрес, инде бүген үк цифрлы эфир сигналын тотучылар да бар. Аңардан гадәттә йортында берничә телевизоры булганнар файдалана. Мәсәлән, залда “Летай ТВ” эшли, ә аш-су бүлмәсендә цифрлы телевидение. Курсларга килгәндә, алар бик файдалы булды. Шунда алган белемнәрне хәзер башкалар белән уртаклашырга әзермен, – ди Марсель Шәрифуллин. Волонтерлар ярдәмен алу өчен җирле яки территориаль үзидарәләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International