Аграрийлар иң җаваплы чорга керә.

2019 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

“2019нчы елгы язгы кыр эшләренә әзерлек һәм беренче ике айда терлекчелек тармагында ирешкән күрсәткечләрне анализлау“ темасына багышланган эшлекле чара өч КФХ базасында узды. Коллегалары каршында эш тәҗрибәләре белән Олыяз авылында Фирназ Хисмәтов, Көмеш Күлдә Марс Юнысов белән Зөфәр Шакиров уртаклаштылар. Әлеге фермерлар юкка гына сайлап алынмаган: өйрәнерлек, өлге итеп алырлык уңышлары шактый егетләрнең. Район башлыгы Анатолий Иванов рәислегендә үткән киңәшмә “Хисмәтов” КФХнда башланды. Территориядә авыл хуҗалыгы машиналары әзерлек сызыгына тезелеп куелган иде. Алар барысы да төзек хәлдә, ремонтланган, буялган. “Техника паркын яңартып тору зур чыгымнар сорый. Иң яхшысы, булганын саклап, алдан ук төзекләндерү. Кыр эшләре башлангач, ремонтка бүленеп йөрерлек булмасын”, – дип мөрәҗәгать итте район башлыгы семинарда катнашучыларга. Хуҗалыкның терлекчелек фермасын да бәяләделәр. Бүгенге көндә биредә 300 баштан артык нәселле сарыклар асрыйлар, 75 баш ат һәм симертүдә 85 баш үгез малы бар. Марс Юнысов хуҗалыгында 300 баштан артык мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуларның 160ы – савым сыерлары. Сөтлебикәләр көн саен 2 тоннага якын продукция бирә. Зөфәр Шакировта бүгенге көндә сыер малы 18 генә әле. Әмма аларның һәркайсыннан уртача 20 килограмм сөт савып алалар. “Бу бик яхшы күрсәткеч. Монда зур рольне терлекләрне тукландыру рационы алып тора. Фермер сенажны рулоннарга пресслап, пакет белән төреп әзерли башлады. Болай эшләгәч, мал азыгының туклыклылыгы бик югары була”, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек идарәсенең бүлек җитәкчесе Рәис Гасыймов. Әлеге ике фермерның машина-тракторлары язгы кыр эшләренә шулай ук тулысынча әзер. “Техника һәм агрегатларны ремонтлау, җитешмәгән комплектлы детальләрне сатып алу өчен вакыт бик аз калды. Әлеге мәсьәләгә җитди каравыгызны сорыйм. Бу сезнең икмәк, районның байлыгы һәм күрсәткечләре. Һәр сәгать, һәр минут исәптә. Болар барысы да ахыр чиктә кыр эшләрен үткәрү срокларында чагылачак”, – дип искәртте район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ильяс Гаптрәхимов. Безнең районда быел язгы кыр эшләрен барлыгы 53 мең гектардан артык мәйданда башкару планлаштырыла. Шуларның 26 мең гектары бөртекле культуралар. 10835 тонна чәчүлек материал бар. Тәэмин ителеш 131 процент. “Язгы чәчүне сыйфатлы һәм агротехник срокларда үткәрү – иң мөһим көнүзәк бурычларның берсе“, – диде район башлыгы Анатолий Иванов игенчеләргә уңышлар теләгәндә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International