Мамадышлылар “Бердәм Россия” партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә бушлай юридик ярдәм алдылар.

2019 елның 20 марты, чәршәмбе

19 март көнне «Бердәм Россия» партиясенең Мамадыш җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итү бүлмәсендә түләүсез юридик ярдәм көне узды. Кабул итүгә 14 мамадышлы язылган иде. Нигездә, сораулар пенсияне исәпләү һәм түләү, торак йортка, җир кишәрлегенә хокукны рәсмиләштерү, кредит шартнамәсен өзү шартларына, алиментлар түләү турында килешүне рәсмиләштерү тәртибенә, сату-алу килешүен өзүгә һ. б. кагылышлы иде. Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә РФ законнары кысаларында аңлатмалар бирелде. Кайбер мәсьәләләр урында хәл ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International