Дружиначы – тәртип саклаучы.

2019 елның 20 марты, чәршәмбе

Полициянең дружиначылар белән бергә эшләве – совет чорыннан калган күркәм традицияләрнең берсе. Бүген кырыс криминал чынбарлык турында бик хәбәрдар булмаган гади кешеләр нинди хокукый киңлектә эшлиләр, дигән сөйләшүләр үткәндә калды. Тормыш бу эшчәнлек формасының кирәклеген дәлилләде, ул кирәк, мөһим һәм аңарга ияләштеләр. Шәһәрдәге составында оешма-предприятиеләрдә, бюджет учреждениеләрендә эшләүче 130дан артык (районыбыз буенча 200дән артык) кеше булган ирекле халык дружинасы һәр атна ахырында график нигезендә даими рәвештә дежурлыкка чыгалар, закон нигезендә эш итәләр һәм аның тарафыннан якланалар. Узган ел азагында район башкарма комитеты каршындагы махсус комиссия дружиначыларны бүләкләү буенча положение эшләде. Район тарихында беренче мәртәбә уздырылган бүләкләү тантанасында район башлыгы Анатолий Иванов, РФ Эчке эшләр министрлыгының Мамадыш районы буенча бүлеге начальнигы Леонид Усачев һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вадим Никитин катнаштылар. Мондый тарихи көнне без 2018нче ел нәтиҗәләре буенча осталыкларын күрсәткән, бурычларына намус белән караган үзебезнең актив җәмәгать тәртибен саклаучыларның исемнәрен белергә тиешле. Мамадыш муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты һәм 4000әр сум премия белән беренче урынны яулаган Зөлфәт Гафуров һәм Гүзәл Вәкилова бүләкләнделәр. Людмила Башлыкова белән Динара Исмәгый лова икенче урында, аларга шулай ук Рәхмәт хаты һәм 2500әр сум премия тапшырылды. Район башлыгының Рәхмәт хатына һәм 1500әр сум премиягә өченче урынны яулаган Раушания Яхина белән Эльвида Мусина лаек булдылар. Мамадыштагы ирекле халык дружинасының иҗтимагый берләшмәсенә кабул ителгән Рәмзилә Яруллиннага, Алмаз Мостафинга һәм Алмаз Гариповка дружиначы билетлары тапшырылды. Бурычларына намуслы караганнары өчен РФ Эчке эшләр министрлыгының Мамадыш районы буенча бүлеге хезмәткәрләре Алмаз Мөхәммәтҗанов, Ландыш Кашаева, Ленар Нәгыймов, Марсель Камалиев Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр белән билгеләп үтелделәр. Күптән түгел генә массакүләм мәгълүмат чараларында МФЦ каравылчысының җинаять ачуда ярдәм итүе турында хәбәр ителгән иде. Җәмәгать тәртибен саклауда актив катнашканы өчен Владислав Васильев республика премиясенә лаек булды. Үзенә йөкләнгән бурычларны ул намус белән үти, һәрвакыт эш урынында. Шуңа күрә аның чын гражданлык позициясе игътибардан читтә калмады да инде. Безнең заман геройларын әллә каян эзлисе түгел. Дружиначылар, гади мамадышлылар – моңа ачык мисал. Личный состав һәм чакырылганнар каршында гражданлык бурычын намуслы үтәгәннәре, югары әхлакый сыйфатлар күрсәткәннәре өчен шәһәрдәге бер таксопарк диспетчеры Миләүшә Осипова белән водитель Илдар Мөгътәсовка тантаналы рәвештә рәхмәт белдерелде. Алар РФ Җинаятьләр кодексының 131нче һәм 161нче маддәләрендә каралган җинаять кылуда шикле булган Чувашиядә яшәүче берәүне тоткарлауда ярдәм итәләр. Бу турыда Миләүшә Рамил кызы менә ниләр сөйләде: –Яшь кеше таксига заказ бирде. Водительдән ул Мамадышта алтынны кайда тапшырырга мөмкин булуы турында сорый. Тагын ярты сәгатьтән шул ук гражданин трассага чаклы машина кирәклеген сорап мөрәҗәгать итә. Ул водительдән “Пятачок”ка кадәр бару күпмегә төшә, дип сорый. Такси йөртүче аны күрсәтелгән урынга кадәр алып бара. Шунда полициядән хәбәр (ориентировка) килеп ирешә. Бу турыда водительгә хәбәр иткәннән соң, бер карарга киләбез: шикле кеше – шул ук пассажир. Полиция “Пятачок”ка килә, ике сәгать эчендә шик астына алынган кеше тоткарлана. –Андый кешеләрне үзүзләрен тотышлары “сата”, – дип өсти Илдар Ганиулла улы. –Уяулылык безнең эштә бик кирәк һәм мөһим. Коллективта исә иң кирәкле сыйфат – бер-береңә ярдәм итү. Бездә һәркем булган кешеләр, авырлык килгәндә бер-беребезне ташламыйбыз, ярдәм кулы сузабыз. Бит безгә районнан гына түгел, республикадан да читкә чыгарга туры килә. Бу чыннан да шулай: иптәшеңнең ышанычлы җилкәсе һәм чын гражданлык позициясе һәрвакыт һәм һәркайда ярдәм итмичә калмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International