Гражданнарның үзара салым акчаларын түләмәвенең хокукый нәтиҗәләре.

2019 елның 20 марты, чәршәмбе

Мамадыш муниципаль районы авыл җирлекләрендә үткәрелгән җирле референдум нәтиҗәләре буенча күпчелек тавыш белән җирлек территориясендә яшәүче һәр балигъ  булган гражданнарга  билгеле күләмдә үзара салым акчаларын кертү турында Карар кабул ителде. Әлеге референдумнарда шулай ук җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүгә гражданнарның җыелган үзара салым акчаларын тоту өчен конкрет максатлар һәм аларны тоту юнәлешләре билгелән.

             Гражданнарның үзара салым акчаларын кертү мөмкинлеге “Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында” 2003 елның 6 нчы октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 56 нчы статьясында билгеләнгән. Күрсәтелгән норма нигезендә гражданнарның үзара салым акчалары дигәндә, җирле әһәмияттәге конкрет мәсьәләләрне хәл итү өчен башкарыла торган бер тапкыр түләүләр аңлашыла. Гражданнарның күрсәтелгән бер тапкыр бирелә торган түләүләрен кертү һәм ничек куллану мәсьәләләре җирле референдумда (гражданнар җыенында) хәл ителә.

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» Федераль законның 2, 22 һәм 43 статьялары таләпләре нигезендә җирле референдумнарда кабул ителгән, шул исәптән үзара салым акчаларын кертү турында карарлар муниципаль хокукый актлар булып тора һәм муниципаль берәмлек территориясендә мәҗбүри үтәлергә тиеш.

Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы Кодексының 2.6 статьясында җирле үзидарә органнарының үз вәкаләтләре чикләрендә кабул ителгән муниципаль хокукый актларын үтәмәгән өчен административ җаваплылык билгеләнгән һәм гражданнарга бер меңнән ике мең биш йөз сумга кадәр административ штраф салу рәвешендәге җәза каралган; вазифаи затларга – унбиш меңнән утыз мең сумга кадәр; юридик затларга ике йөз меңнән биш йөз мең сумга кадәр күләмдә административ штраф салына. Ел дәвамында шул ук гамәлләрне кылган (гамәл кылмаган) өчен - гражданнарга – ике мең биш йөз сумнан  биш мең сумга кадәр; вазыйфаи затларга – утыз меңнән илле мең сумга кадәр; юридик затларга биш йөз меңнән бер миллион сумга кадәр күләмдә административ штраф салына.

        ТР КоАП 7.4 нче статьясы нигезендә, ТР КоАП 2.6 нчы статьясында каралган административ хокук бозулар турындагы эшләрне муниципаль районның административ комиссияләре карый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International