16 март көнне Балтач шәһәр тибындагы поселогында Р. З. Камалов призына 2009 нчы елгы һәм аннан яшьрәк балалар арасында шахмат буенча IV ачык турнир булып узды. Быел Мамадыш районыннан 10 бала катнашты.
Малайлар арасында Марат Галиуллин, Балтач һәм Кукмара шахматчыларына бирешеп, өченче урынны алды.
Безнең кызлар да уңышлы чыгыш ясадылар, барлык призлы урыннарны яуладылар:
1 урын - Рәсулова Әминә
2 урын - Антонова Алинә
3 урын - Мамонова Эвелина.