ГОМЕРЕ ОЗАЙТЫЛДЫ.

2019 елның 18 марты, дүшәмбе

Ана капиталының гаилә бюджетында нинди әһәмиятле роль уйнаганын икенче балалары туган ата-аналар яхшы беләләр. Күп кенә, бигрәк тә торак белән бәйле проблемаларны уңай хәл итәргә ярдәм итә ул. Шунысы игътибарга лаек: аны түләүне 2021нче елның 31нче декабренәчә озайттылар. Ана капиталын хәзер балалары яслегә йөргән өчен түләргә дә тотарга була. Моңарчы мәктәпкәчә яшьтәге белем бирүгә өч еллык мораторий гамәлдә иде. Узган елның 1нче гыйнварыннан соң икенче булып туган балалы гаиләләр Ана капиталыннан 8896 сум күләмендә ай саен акчаны файдалана алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International