–Рәис Сабирҗанович, күптән түгел генә шәһәрдән чүп чыгару белән икенче оешма шөгыльләнә башлады. –Агымдагы елның 1нче февраленнән мамадышлылар, Красная Горка авылында һәм “Мамадыш” совхозы бистәсендә яшәүчеләр көнкүреш калдыкларын җыю белән икенче оешма шөгыльләнә башлавына игътибар итмичә калмаганнардыр. Элеккеге чүплек контейнерлары заманчаларына алыштырылды. Аларга тупланган калдыкларны Яр Чаллының “Гринта” оешмасы алып китә. –Бу сезнең оешмада ничек булса да чагылыш тапмыйча калмагандыр? –Әлбәттә, чүп чыгаручы өч машинабыз “эшсез” калды. Шуларның икесе безнең карамакта: бер “КамАЗ” машинасын йөк ташучы итеп үзгәртергә планлаштырабыз. Икенчесе исә әлегә Мамадыштагы оешма-предприятиеләрдәге чүпләрне чыгара. Моннан тыш ике кешебез яңа оешмага күчте, ике кешене кыскартырга туры килде. –Быелгы кыш карга бик мул булды. –Карның күплеген түбәндәге мисаллар да дәлилли: узган кыш буена барысы 2400 кубометр кар чыгарылган булса, бүгенге көнгә инде бу сан 3500 кубометрдан артык тәшкил итте. Кар чыгару әле тукталганы юк. –Кар күп булгач, гражданнардан да мөрәҗәгатьләр аз булмагандыр? –Җитәрлек. Кайберәүләр ишелеп кар яуганнан соң ук безгә шалтыраттылар: урамнан чыгып булмый, кайчан чистартасыз, дип. Ләкин без иң беренче чиратта автобус маршрутларындагы юлларны чистартырга тиешбез. Аннары гына башка урамнарга керәбез. Үзегез уйлап карагыз, Мамадышта, Красная Горкада һәм “Мамадыш” совхозы бистәсендә безнең өстә 110 километрдан артык озынлыктагы урамнар бар. Быелгы кышның үзенчәлеген истә тотсак, аларның барысын да бер көндә генә кардан арындыру мөмкин түгел. Барлыгы унбер техника болай да бертуктаусыз диярлек эшләде. Аннары урамнарны чистартып киткәннән соң, кешеләр: “Тракторларыгыз карны капка төбенә өеп киттеләр,” – дип моң-зарларын ирештерәләр. Һәр капка төбен без тәртипкә китерергә тиеш түгелдер инде. –Җәй көне шәһәребезнең чәчәкләргә күмелеп утыруына сезнең дә зур өлеш керә. –Мамадышның берничә урамында чәчәк түтәлләре ясап, аларны карап, су сибеп, тәрбияләп торабыз. Аннары газоннарны да тәртиптә тотабыз. Яз көне алар үскән мәйданнарга ашлама сибәчәкбез. –Җирләр кардан ачылуга кеше күзе күрми торган урыннарда төрле чүплекләр баш калкытып чыгачак. Аннары контейнерлар янәшәсендә дә төзелеш калдыклары, көнкүреш техникалары, кирәге калмаган йорт җиһазлары пәйда булачак. –Шәһәребезнең чисталыгына битараф караучылар сирәк булса да очрый, анысы. Дөрес, элеккеге чорлар белән чагыштырганда, андыйлар күп түгел инде. Шулай булса да, һәркем үзе яши торган урынны чиста тотарга, аның экологиясе турында кайгыртырга тиеш, дип саныйм. Бу проблема хәзер безнең җилкәдән төшүгә карамастан, шәһәрдәшләребез чисталык өчен җавап бирүче оешмаларның хезмәтен хөрмәтләргә тиеш. –Редакциябез каршында паркта кулларына пакетлар, көрәк-себеркеләр тоткан ханымнарны еш күрергә туры килә. Алар турында да берничә сүз әйтеп узыгыз әле. –Шәһәр үзәгендәге урамнарны, чәчәк түтәлләрен тәртиптә тотучылар алар. Кышын тротуарларны чистарталар. Үзәк урамнардагы, парклардагы чүпләрне кул белән җыялар, себерәләр. Зәлилә Нуриева, Фәүзия Миннебаева, Ләйлә Игнатьева, Рифат Хәбибуллин, Рафшанкул Хәйдәров бер эштән дә курыкмыйлар. Үзләренә беркетелгән участокларда идеаль тәртип тотарга тырышалар. Форсаттан файдаланып мастер Әмир Сафин, бульдозерчы Геннадий Евдокимов, төяүче Рифат Ашарапов, грейдерчы Ралиф Хәбибуллин, водитель Наил Зиннәтуллиннарның һәм башкаларның да үз эшләренә җаваплы карауларын билгеләп үтәсе килә. Коллективны үзебезнең һөнәри бәйрәмебез белән ихлас күңелдән тәбриклим, аларга исәнлек-саулык, гаилә бәхете, уңышлар телим. –Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Әңгәмәдәш – НИКОЛАЙ МИХАЙЛОВ