14 нче мартта Мамадыш шәһәрендә яшәүче тыл хезмәтчәне Закирова Афрузия кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Район җитәкчелеге исеменнән Руслан Мухаметзянов котлады һәм юбилярга истәлекле бүләк тапшырды. Ихлас теләкләргә халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Миннекаева да кушылды.