Мамадыш территориаль иҗтимагый үзидарәсе - республикада иң яхшысы.

2019 елның 15 марты, җомга

Мамадыш территориаль иҗтимагый үзидарәләре Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советы тарафыннан оештырыла торган «Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль берәмлеге» конк.урсында актив катнаша. 8 ТИҮ арасыннан 3 ТИҮ конкурс лауреатлары булды, 3, 4 һәм 5 урыннарны алды, ә «Прибрежный» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Ленуза Мансурова 1 урынны яулап, конкурста җиңүче булды. Алар үз микрорайоннарында төзекләндерү буенча төрле проблемаларны хәл итүгә, балалар өчен яңа ел чыршылары үткәрүгә һәм башка төрле күп чаралар үткәрәләр.

Безнең Территориаль иҗтимагый үзидарәләр тарафыннан алынган грантларның гомуми суммасы 1,5 млн. сум тәшкил итте. Бу акчалар үз микрорайоннарында төзекләндерү буенча төрле проблемаларны хәл итүгә, социаль балалар чыршылары үткәрүгә һ.б. юнәлдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International