Үткән атнада шәһәр оешма-предприятиеләре, бюджет учреждениеләре арасындагы Спартакиада кысаларында мини-футбол буенча финал уеннары узды. “Олимп” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә бюджет учреждениеләре командаларыннан шәһәрдәге 2нче санлы лицей командасы финалда 3нче санлы мәктәп футзалчыларын отып, җиңү яулады. Өченче урында шәһәрдәге 1нче санлы мәктәп командасын бирелдергән Мамадыш мәктәп-интернат футзалчылары. Бюджет учреждениеләре арасындагы командалардан Мансур Вәлиев (мәктәп интернат) – иң яхшы капкачы, Максим Горохов (2нче санлы лицей) – уенчы, Эльмир Ахунҗанов (3нче санлы мәктәп) иң күп туп кертүче дип танылдылар. Түбән Ушмадагы “Дуслык” спорт-сәламәтләндерү комплексында уйнаган командаларга килгәндә, мәйданчык хуҗалары Мамадыш спирт заводы командасын 5:1 исәбе белән җиңеп, турнирны отты. Өченче урында – “СтройСити” уенчылары. Алар кискен көрәштә район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге командасын 2:1 исәбе белән бирелдерделәр. Бу категориягә кергән коллективлардан Андрей Сомов (спирт заводы) – иң яхшы капкачы, Илдар Шәкүров (“Дуслык” ССК) – уенчы, Мхитар Гукасян (“СтройСити”) иң күп туп кертүче исемнәренә лаек булдылар. Беренче өчлеккә эләккән командаларга кубоклар, дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.