Эшкуарлык акча эшләү генә түгел.

2019 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

Әлеге чарада катнашканнан соң, үз эшеңне булдыруның нинди кыен икәнлегенә тагын бер кат ышандым. Эшне башлап, товар җитештереп, аны сату белән генә эш чикләнми икән, ләбаса. Моның өчен, иң беренче чиратта, эшкуарлык сәләте булырга тиеш, дигән фикергә киләсең. Кешеләрдәге шушы сәләт теләсә кайсы ил икътисадының төп ресурсы булып тора да инде. Алдан ук әйтеп куйыйк: эшкуарлык – ул теләсә кем булдыра ала торган һөнәр түгел. Җыелышта утырганда шундый фикергә килдем: эшмәкәр кешегә төп дүрт сыйфат хас булырга тиеш: уңышка ирешүгә ихтыяҗ булу, инициатива-тәвәккәллек, үз-үзеңә ышану, үзеңне белү. Безнең үзебезнең дә эшмәкәрлек белән шөгыльләнгән, булдыклы кешеләргә сокланып яши башлавыбызга әле өч дистә еллар чамасы гынадыр. Шушы вакыт эчендә йөзләрчә райондашыбыз үз эшләрен булдырды. Җитәкчеләребез аларга кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырыштылар, хәзер дә андыйларга яшел ут яна бездә. Соңгы вакытта илнең икътисадын ныгыту өчен каян гына ресурслар алырга, дип аптыраган җитәкчеләр, ахыр килеп, бөтен өмет кече һәм урта бизнеста, эшкуарлыкта, дигән фикергә килде. Хәзер, мин кыскартуга эләктем, эшем юк, нишлим, дип зарланып килүчегә дә бер генә җавап бирәләр: эшмәкәрлек белән шөгыльлән! Әйтүе җиңел, ләкин эш башлаганчы теләсә кемгә җиде кат уйларга кирәк әле. Исегездә булса, төбәкләрдә эшсезләр саны киметү максатында, мәшгульлек үзәкләрендә исәптә торручыларга үз эшләрен булдыру өчен, дип 58 мең сумнан артык акча бирделәр. Алар арасыннан күпме чын эшмәкәр чыккандыр, монысын тәгаен генә әйтеп булмый. Эшмәкәрлекнең үсүе көндәшлекне тудыруын истән чыгармыйк. Ә көндәшлек итүче үзеннән-үзе яхшырак товар җитештерү өчен яңа технологияләр үзләштерә, тәҗрибә туплый, үз тармагын үстерә. Соңгы елларда авыл хуҗалыгына йөз белән борылырга кирәклеген аңлады хөкүмәт. Гаилә фермалары төзү, ташламалы кредитлар бирү программалары тормышка ашырыла башлады. Ләкин шулай да авылда җитештерелгән ит, сөт, бәрәңгене сатып алу бәясе бик түбән булудан зарланалар. Авыл кешесенең гайрәт чигерерлек авыр хезмәте шулай арзан бәяләнүе кызганыч, әлбәттә. Ягулык-майлау материалларына, ашламаларга субсидияләр проблемасы да борчый фермерларны. Бүген авылларда кече фермалар, җитештерү предприятиеләре ачкан кайбер кешеләрдән, авылда эшләтим дисәң, кеше табып булмый, кем биржада тора, ул ай саен пособие ала, дигән зарларны ишетергә туры килә. Ә бит ул пособиеләрне үз көчләре белән акча тапкан кешеләр исәбеннән түлиләр. Эшмәкәрләр онлайн-кассалар кертүгә дә сак карыйлар. Бигрәк тә халык саны аз булган торак пунктларында сәүдә нокталары тотучылар борчыла. Сөйләшүдә сәүдә нокталарыннан чүп җыйган өчен акча түләү мәсьәләсе турында да сүз кузгатылды. Бер эшмәкәр, кибетеннән чыккан кәгазь, пластик калдыкларын үзе тапшыруы турында белдерде. Шулай булуга карамастан, закон нигезендә барлык эшмәкәрләргә дә калдыкларны чыгарган өчен түләргә туры киләчәк. Автомобиль юлларына якын урнашкан сәүдә нокталары белән дә проблема бар икән. Бер эшмәкәребез лизинг компаниясеннән җиһазлар кайтарткан була. Ләкин аларны эшләтеп җибәрә алмый. Эш судка кадәр барып җитә. Монда кем ота дисезме? Әлбәттә, лизинг компаниясе. Күтәрелгән барлык проблемалар да сөйләшүдә катнашкан мәртәбәле кунаклар тарфыннан зур игътибар белән тыңланды һәм алар кулдан килгәнчә ярдәм итәчәкләрен әйттеләр. Сөйләшү җитди, эшмәкәрләребезнең проблемалары күп булуына карамастан, аларның башлаган эшләрен ташларга җыенмауларына игътибар итмичә калу мөмкин түгел иде. Киресенчә, эшмәкәрләребез арасында эшчәнлекләрен тагын да киңәйтергә җыенучылар да шактый бүген.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International