Бик көчле янгын вакытында томшыгы белән су ташып йөргән кошчыктан тирә-юньдәгеләрнең барысы да көлгәннәр. Тик ул аларга: “Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә сорау ала башлагач, “Мин көчемнән килгәнчә тырыштым“, – дип җавап бирермен, ичмасам!“ – дигән. Вакыйгаларга читтән битараф кыяфәт белән карап торырга ияләнә башладык сыман. Зарланырга, тәнкыйтьләргә дә күп сорамыйбыз. Телебез бетә, татар китабын укымыйлар имеш. Ничек кенә укыйлар әле! Ышанмасагыз, #әдәбимарафон#татарстанкитапнәшрияты#татнетныүстерүфонды хештегы белән ВКонтакте төркеменә кереп карагыз. Геометрик прогрессия белән үсүче әлеге марафон тиздән дөньяны яулаячак! Тел, милләт, татар китабы, дип җан атучылар язның беренче көнендә Лаеш район мәдәният йортында бик мәгънәле, тирән эчтәлекле, заманча чарада очрашты. Анда онлайн-проект җиңүчеләрен котлау тантанасы узды. Әдәби марафончыларны котларга бер төркем танылган татар шагыйрьләре һәм язучылары – Рабит Батулла, Газинур Морат, Галимҗан Гыйльманов, Ленар Шәех, Гөлсинә Галимуллина, Гүзәл Галләмова, Равилә Шәйдуллина-Морат, Нурания Җамали, Айгөл Әхмәтгалиева, Эльвира Сафина, Рифат Сәлах килгән иде. Алар белән очрашып сөйләшү, тыгыз аралашу, бергәләп фотоларга төшү бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Татарстан, Башкортостан Республикалары, Ижевск, Омск шәһәрләреннән килгән 300дән артык китап сөюче арасында районыбыз данын Алсу ГАБДРАФИКОВА, Нәзирә ГАТАУЛЛИНА, Энҗе ШАҺИЕВА, Чулпан ХАФИЗОВА, Фирая ГАНИУЛЛИНА, Алсу СПИРИДОНОВА (Мамадыш), Зөбәрҗәт һәм Гөлсу ХӘЙБУЛЛИНАЛАР (Берсут-Сукачы), Гөлнур ӘЛМИЕВА (Кама урман хуҗалыгы бистәсе), Гөлназ ГӘРӘЕВА (Яңа Комазан), Алинә СӘХӘБИЕВА, Рәмилә НИЗАМИЕВА (Көек-Ерыкса), Миннегөл ЮНЫСОВА (Түбән Яке), Ләйсән СӘХӘПОВА (Урта Сон), Гөлия НАСЫЙБУЛЛИНА (Усали) якладылар. Күбесе – районыбыз мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары. “Без гыйнвар аенда 21 көн буена татар язучыларының иҗатлары белән төркемдәш дусларыбызны таныштырып бардык, үзебез дә рухи яктан баедык. Тантанада һәммәбезгә дә бүләкләр – дипломнар тапшырдылар. Очрашуга бару өчен автобус биргән район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илдус Габдрахмановка, безнең турыда аналарча кайгыртучы методист Миләүшә Сәләховага чын күңелебездән рәхмәтләребезне җиткерәбез. Юл буе рәхәтләнеп аралашып, районыбыз данын яклап, бик күп яңалыклар белеп барып кайттык. Шагыйрь, IT-компания җитәкчесе, программист, блогер, тәрҗемәче, укытучы, психолог Раил Гатауллин башлап җибәргән мондый марафоннарда киләчәктә дә катнашырбыз, татар китабын уку буенча матур гадәт тәрбияләрбез, укучыларыбызның саны артыр дип ышанабыз“, – диләр алар.