Тынычлык – дуслыкта.

2019 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

Бүгенге көндә террорчылык җәмгыятнең глобаль проблемасына әйләнде. Теге яки бу җирдә террор акты булды дигән хәбәрләрне еш ишетергә була. Ә террор булган җирдә – кан коеш, рәнҗү-әрнү һәм үлем. Дөньяның алга киткән, куәтле дәүләтләре төрле җәмгыятьләр, коалицияләр төзеп, дөньякүләм террорга каршы көрәшәләр. Терроризмның сәбәпләре бик күп булырга мөмкин: икътисадый сәбәпләрдән алып, кемнәрнеңдер сәяси мәнфәгатьләрне кайгыртуына хәтле. Менә шуларны булдырмас өчен аларга каршы киртә булып милләтара килешүчәнлекне, этник каршылыкларны булдырмау, экстремистик агымнарга баш калкытырга ирек куймау торырга тиеш. Тормышыбызның төп юнәлешләрендә социаль балансны саклауда районның социаль-икътисадый дәрәҗәсен яхшырту тора. Аннары райондагы иҗтимагый-сәяси һәм оператив хәл дә соңгы елларда тотрыклы булып кала бирә. Моңа төбәгебездәге барлык структураларның, халыкның бердәм булып проблемаларны уңай хәл итүе нәтиҗәсендә ирешелә дә инде. Дини тәрбия бирүдә районыбыздагы мәчетләр, чиркәүләр дә үзләреннән сизелерлек өлеш кертәләр. Аларда дин нигезләрен халыкка дөрес аңлатучы дин әһелләре хезмәт куялар. Бездә дә, кайбер агымнар баш калкытып карады. Ләкин алар халык арасында киң яклау таба алмадылар. Безнең район – күпмилләтле төбәк. Шулай булуга карамастан, Аллага шөкер, милли, дини сәбәпләр аркасында каршылыклар, вәзгыятьләр килеп чыкканы юк. Алга таба да шулай була күрсен. Райондагы тугыз милли-мәдәни оешма ел дәвамында расланган график буенча эшли, төрле чаралар уздыралар. Нинди генә дини, яисә милли чара уздырылмасын, аларда төрле милләт вәкилләре бик теләп катнашалар. Бәйрәмнәр, йолалар, милли белем бирү аша балаларны тәрбияләүгә дә зур игътибар бирелә. Шуңа күрә бүгенге көндә һәр гаиләдә, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә төрле милләт кешеләре арасында дуслык урнаштыру турында сөйләшүләргә аеруча зур игътибар итәргә кирәк. Балаларга һәр милләтнең бөеклеге, хөрмәткә лаек, бер динне икенчесеннән өстен куярга ярамаганлыгы турында аңлату зарур. Аннары милли белем бирүгә дә районыбызда җитди игътибар бирелә. Хәзерге вакытта рус, татар, мари телләрендә белем бирүче, удмурт класслары булган белем бирү учреждениеләре бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International