Мамадышта "Ярдәм" хәйрия үзәге ачылды.

2019 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Мамадыш мөхтәсибәте районыбызда беренче “Ярдәм” хәйрия үзәген ачты. Аны ошетыручы Мамадыш мөхтәсибәте, мөслимәләр берлеге җитәкчесе Әлфирә абыстай Миннегалиева әлеге теләк белән күптәннән янып йөргән.

Үзәкнең ишеге һәркемгә дә ачык. Бирегә теләге булган райондашларыбыз тотылмаган, яисә нык таушалмаган кием-салымын, йорт кирәк-ярагын алып килә ала.

“Ярдәм” хәйрия үзәге базар бинасының икенче катында урнашкан. Ул, дүшәмбедән кала, һәр көнне 10.00-14.00 кадәр эшли.

Бер-береңә карата мәрхәмәтле, хәерхаһлы булу, якыннарыңа булышуны һәр кеше яшәү рәвеше кебек кабул итәргә тиеш. Безнең тормыш еш кына ике капма-каршы якка бүленгән: булышучылар – мохтаҗлар, сәламәтләр – авырулар, байлар – хәерчеләр һ.б. Тәннәребез сәламәт, иманыбыз һәм рухыбыз бай, үзебез исә мохтаҗларга булышучылар рәтендә булырга язсын! Һәр кеше үзенең яшәү кыйбласы итеп ИГЕЛЕК КЫЛУЧЫ ролен сайлап алсын иде, кешеләргә никадәр ярдәм итсәң, булышсаң, Аллаһ Тәгалә синең үзеңә дә икеләтә күбрәк кайтара.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International