Үкенечле булмау – бәхет ул.

2019 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

Югары Әрнәш авылында Анастасия һәм Сергей Абрамовлар гаиләсендә дөньяга аваз салган сигез бала арасында дүртенчесе булып туа ул. Кече яшьтән үк алдына куйган максатына ирешергә омтылу сыйфатлары аны гомере буе озатып килделәр. Мәктәптә укыганда кулына сөлге тотып, зур биеклекләр яулармын, дигән уй һич кенә дә башына кереп карамый аның. Яшьтәшләре кебек мәктәпкә укырга йөри, йорт-кура тирәсендә кайнаша. Албай мәктәбендә укыганда физкультура дәресләрендә сыйныфташлары белән кулларына сөлге тотып көрәшкәләгән чаклары аз булмый. Армиягә киткәнче авыл Сабантуенда зурлар белән көрәшергә чыга һәм дүртенче урынны яулый. Григорий кече яшьтән җырга-моңга да гашыйк булып үсә. Хәер, аларның гаиләсендә җырламаган кеше бармы икән? Сеңлесе Татяна – бүген “Урагай” керәшен фольклор ансамбле солисты. Авылның менә дигән гармунчысы булган егет ике ел Германиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, Казан музыка училищесында Татарстанның атаклы баянчысы Ганс Сәйфуллин классында осталыгын шомарта. Шунда укыганда Питрәч районы егете, Югары Әрнәш авылы кияве Григорий Понятов аны көннәрдән бер көнне заманында келәмнәрдә башбирмәс булган Виссарион Канашев, Әнвәр Гыйлаҗиев, Ринат Гыйламов, Николай Крылов, Марат Зәкиев кебек данлыклы көрәшчеләр әзерләгән “Казаньхимстрой” оешмасының спорт клубына алып килә. Биредә ул тренер Гайнетдин Мөхәммәдиев кулы астында шөгыльләнә башлый. 1980нче елда Казан беренчелегендә 70 килограммга кадәрге авырлыкта беренче урынны яулый. Училищены тәмамлагач, Албай клубында художество җитәкчесе булып эшли башлый. Авыл мәктәбендә малайлар белән көрәш түгәрәге оештырып җибәрәләр. Алдагы ике елда ул Әлмәттә Бөтенроссия турнирына районнан берүзе барып, үз авырлыгында җиңүгә ирешә. 1984нче елда Татарстанның нефтьчеләр башкаласында узган турнирда чираттагы җиңүен яулап, спорт мастеры нормативын үти. Кызганычка каршы, моны дәлилли торган документлары Мәскәүдә югалалар. Узган гасырның сиксәненче еллар уртасы Мамадыш районы көрәшчеләренең иң югары биеклекләргә күтәрелгән чоры, дияргә була. “Ватаным Татарстан” газетасы тарафыннан оештырылган Муса Җәлил исемендәге приз бәйгеләрендә, Россия чемпионатында гомумкоманда беренчелегендә зур уңышка ирешәләр алар. Григорий Абрамов 1985, 1986нчы елларда Муса Җәлил призы бәйгеләрендә җиңү яулый. 1989нчы елда Татарстан чемпионатында пьедесталның югары баскычына күтәрелә. Шул ук елны Казанның Галиәскәр Камал исемендәге театр бинасында узган Россия чемпионатында икенче була. Бу уңышын ул тагын бер елдан Башкортостанның Салават шәһәрендә үткән ярышларда кабатлый. “Кызыл Йолдыз” колхозында шофер булып эшләгән Григорий Татарстан чемпионатын откач, районның ул чагындагы җитәкчесе Фатыйх Сибагатуллин хуҗалыкка кайткан яңа “КамАЗ” машинасын аңа бирергә куша. Ике елдан соң чираттагы уңышы да бәяләнә. Икенче яңа “КамАЗ” машинасына утыра ул. Утыз ел чамасы төрле турнирларда көрәшә язмам герое. Әле хәзер дә ветераннар арасында бил алыша. Вакыты булса, район, республика күләмендәге ярышларны калдырмаска тырыша. Соңгы елларда Албайда теренер булып эшли ул. Аның берничә шәкерте яшүсмерләр арасында төрле дәрәҗәдәге бәйге-ярышларда урыннар яулыйлар. Валерий Леонтьев, бертуган Вячеслав һәм Владислав Михайловларның исемнәре көрәш сөючеләргә яхшы таныш. Соңгы вакыттагы татар-башкорт көрәшендәге үзгәрешләргә үз фикере бар аның. –Яшерен-батырын түгел, хәзер көрәш бизнеска әверелде. Без яшь чакларда коры бер кәгазь – Диплом гына бирәләр иде. Аннары көрәштәге соңгы яңалыклар әлеге спорт төренең матурлыгын, гүзәллеген дә югалтырга мәҗбүр итә. Кемдер алым ясыйм, дип көндәшен күтәреп алып, ялгыш кына аркасына ята икән, аңа кисәтү бирелә. Димәк, көрәшчеләргә көндәшләрен ничек тә аркаларына ятарга мәҗбүр итәргә генә өйрәтәсе кала. Ә бит татарча көрәшнең бөтен матурлыгы көндәшеңнең аякларын җирдән күтәреп алып, аны сыртына салуда, – ди ул. Гаиләсеннән дә уңды Григорий Абрамов. Булачак тормыш иптәшен, бакча башларындагы Микушлар кызы Аннаны бакчадан алып төштем, ди ул. Анна Николаевна пенсиягә чыкканчы авыл Советында секретарь булып эшләде. Балалары да йөзгә кызыллык китермәделәр. Олы кызлары Светлана Казан дәүләт ветеринария академиясен тәмамлый. Бүгенге көндә гаиләсе белән башкалабызда яшиләр, ике бала үстерәләр. Кечкенәдән моңга гашыйк булып үскән уртанчы балалары Снежана “Бәрмәнчек” керәшен халык фольклор ансамбле солисты. Ул да тормыш корып, ире белән малай үстерәләр. Абрамовларның уллары Вячеслав – аларның зур горурлыклары. Кечкенәдән спортны яратып үсте ул. Татарча да көрәште, волейбол да уйнады. Ләкин аңа мәктәптә укыганда җиңел атлетика һәм чаңгыда узышу буенча районда тиңнәр юк иде, дисәк тә дөреслеккә туры килер. Унберенче сыйныфны тәмамлагач, РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтын тәмамлый. ЭЭМның “Динамо” җәмгыятендә эшли, майор дәрәҗәсенә ия. Ул да гаиләсе белән уңды, кыз үстерәләр. ...Григорий дәдәй арыган-талган чакларында кулларына баян алып, җанына тынычлык таба. Милли көйләрне сузудан күңеленә, тәненә рәхәтлек ала ул. “Гомеремнең ничек узуына бер дә үкенмим. Яңадан тусам да шулай ук яшәр идем”, – ди. Үкенечле булмау – үзе бер бәхет бит. Шул бәхет озын гомерле булсын иде, дип телисе килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International