Мамадыш районы ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, агымдагы елның гыйнвар аенда алар тарафыннан 25 туу турында таныклык теркәлгән.

2019 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

Елның беренче ае районыбызга 14 малай, 11 кыз бүләк иткән. 4 сабый никахсыз туган. 7се – гаиләдә беренче, 8е – икенче, 7се – өченче, 3се – дүртенче бала. Иң яшь әнигә – 18, ә иң яшь әтигә 25 яшь. Иң өлкән әнигә – 38, ә әтигә 51 яшь. Бер гаиләнең игезәк балалары туды. Гыйнвар аенда дөньяга яңа аваз салучыларның иң кечкенәсе үлчәме – 2456 грамм, ә иң “пәһлеваны“ – 4350 грамм. Иң озыны – 57 см, иң миниатюры 45 см. Айның сирәк исемнәре – Алияр, Даян, Илюс, Вера, Җәмилә. Февраль аенда да районыбызга 25 нарасый: 16 малай һәм 9 кыз өстәлде. Аларның 28% – беренче, 32% – икенче, 28% – өченче, 12% дүртенче бала. Исемнәргә килгәндә Матин, Әнвәр, Аида, Эмилия дигәннәрен ассызыкларга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International