Мамадышта әйләнә-тирәлекне саклау һәм табигатьтән файдалану турындагы законнарны үтәү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү булачак.

2019 елның 13 марты, чәршәмбе

2019 елның 14 мартында 15.30 сәгатьтән 16.30 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасының Мамадыш муниципаль районында әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигатьтән файдалану турындагы законнарны үтәү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү планлаштырылган. Гражданнарны кабул итү Казан районара табигать саклау прокуроры вазыйфаларын башкаручы Нафиков Илнур Илдус улы тарафыннан «Мамадыш» совхозы поселогы мәдәният йорты бинасында (директор кабинеты), Мамадыш районы, «Мамадыш» совхозы поселогы, Школьная урамы, 2 «Д»йорт адресы буенча башкарылачак.

Кабул итүгә алдан 8(843)590-6-36 яки Мамадыш муниципаль районы Советының 8(85563) 3-15-90 телефоны буенча язылырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International