Мамадышта А. В. Тарасов исемендәге “Алтын алка” клубының Бөтенроссия финал ярышлары җиңүчеләрен каршы алдылар.

2019 елның 13 марты, чәршәмбе

Мамадыш шәһәренең Боз сараенда 7-11 март көннәрендә Башкортстан Республикасының Салават шәһәрендә узган А. В. Тарасов исемендәге "Алтын алка" клубының Бөтенроссия финал ярышлары җиңүчеләре - «Олимп» командасын һәм тренер Илья Шевяховны каршы алдылар. Ел саен Мамадыш хоккейчылары Татарстан Республикасын «Алтын алка»ярышларында тәкъдим итәләр. 2018 елда Сергей Солодаев җитәкчелегендәге 2003 елгы команда шулай ук 1 урынны алды, 2017 елда - «Олимп - 2002» көмеш медальгә ия булды. Без сезнең белән горурланабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International