Эштә чыныккан, сүзен җилгә очырмаучы, ачык йөзле, киң күңелле кеше икәне Маринаның тышкы кыяфәтендә үк чагыла. Аның биографиясе безнең яклар өчен иң гадәти. “Пятилетка“ бистәсендә туган, шунда башлангыч белем алган, укуын Отарка, шәһәрдәге дүртенче мәктәпләрдә дәвам иткән. Яшүсмер вакыты 90нчы еллар ахыры 2000нче еллар башына – үзгәртеп кору чорына туры килә. Мамадыш СПТУында пешекче- яшелчә үстерүче һөнәре алган кыз үзенә озак кына эш таба алмый. Ике ел кирпеч заводында калыпка салучы булып эшли. Авыр физик эштән курыкмый, чөнки кечкенәдән ишле гаиләдә (җиде кыз һәм бер малай) хезмәттә чыныгып үскән. Алга таба ник тегүче һөнәрен сайлаганмы? Бу сорауга җавап эзләп тә ерак барасы түгел, аның әнисе тегүче булган. Марина инде мәктәп елларында ук үз-үзенә күлмәк - кофталар тегеп кигән. Апалары да. Тегү машинасы – аларның балачак һәм яшьлек елларының атрибуты. Әтиләре ягыннан апалары да – тумыштан тегүчеләр. Людмила көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатында тегүче, Людмила кисүче булып эшләгәннәр. 2011нче елда шәһәребездә промкомбинат ачылгач, Маринаның бирегә эшкә килүендә шаккаткыч нәрсә юк. –Эш тә, график та, хезмәт хакы да ошый. Хезмәт хакын норма үтәүгә карап исәплиләр, шуңа күрә тырышырга туры килә, – ди әңгәмәдәшем. Дүртенче разрядлы тегүче катлаулы операцияләр башкара. Танкистларга кышкы киемнәргә, мәсәлән, тире якалар теккән. Хәзер хәрбиләргә форма тегәләр, ул пистолет тыга торган эчке кесә белән шөгыльләнә. 110 яка тегүне югары сыйфат белән башкарып чыккан, хәзер 61 кесә урынына көн саен 70-80не тегеп, нормасын арттырып үтәп бара. Марина Владимировнаның гаиләсе дә зур – ире Илнар “Татавтодор“ филиалында эшли. Игорь, Регина һәм Булат – мәктәп укучылары, аларны да баштан - аяк үзе теккән киемнәр белән тәэмин итә. –Маринаның җитез кулларына күз иярми, нәкъ менә тегүче булыр өчен яратылганнар кебек, – ди предприятие технологы Светлана Хохрева. – Безнең эштә сыйфат һәм тизлек зур әһәмияткә ия. Коллективтагы 117 кеше арасында һәркемнең сәләте, уртак эшкә керткән өлеше ачык күренә: кемдер – конвейерда, икенчесе – җәеп торуда, кисүдә яисә төреп торуда өлгерә. Тегүче һөнәре элек-электән хатын-кызларныкы саналган, аңа ия булган кешенең тормышта беркайчан да югалып калганы юк. Марина белән янәшә аның туганнары – осталар Светлана һәм Любовь, нәсел дәвамчылары Валентина белән Ксения да иңгә-иң торып хезмәт куялар. Люба бүгенге көндә үзе оста, Ксюша әле шәкерт кенә, тик һөнәр серләренә биредә иң үрнәк тегүчеләрдән төшенүе – бәхетенә тигән көмеше. Бер - берсенә ярдәм кулы сузарга, өйрәтергә генә торалар, үзара аңлашып эшлиләр. Светлана Хохрева минем Марина Рәхмәтуллинаны ярты сәгатькә эшеннән аерып алган интервьюымның аңа ничек кырын сугуын исәпләп күрсәтте: 473 секунд эшен калдырганмын, ә бу “югалган“ 7 кесә, дигән сүз, хәзер аңа тагын да тырышыбрак өстәмә эшләргә туры киләчәк. Әйе, әйе, аларның сигез сәгатьлек эш көннәре секундлар (28800!) белән исәпләнә. Фидакарь хезмәт ияләренә сокланмый мөмкин түгел! Нәкъ менә Марина, Любовь, Валентина, Светлана һәм яшь Ксения кебек хезмәт династиясен дәвам итүчеләр – илебез күрке! Үз эшләренә зур җаваплылык тоеп карыйлар, тиз һәм сыйфатлы башкаралар алар. Дәүләт дәрәҗәсендәге мөһим эшләрне, дип әйтүдән дә тайчынмыйм, чөнки гаскәри структура һәм оборона сәнәгате илебезнең куәтен ныгытуга әһәмиятле өлеш кертә. “Сезнең турыда бөтен ил җырласын“, – хөрмәтле Мамадыш эшсөярләре!