Елның беренче ае районыбызга 14 малай, 11 кыз бүләк иткән. 4 сабый никахсыз туган. 7се – гаиләдә беренче, 8е – икенче, 7се – өченче, 3се – дүртенче бала. Иң яшь әнигә – 18, ә иң яшь әтигә 25 яшь. Иң өлкән әнигә – 38, ә әтигә 51 яшь. Бер гаиләнең игезәк балалары туды. Гыйнвар аенда дөньяга яңа аваз салучыларның иң кечкенәсе үлчәме – 2456 грамм, ә иң “пәһлеваны“ – 4350 грамм. Иң озыны – 57 см, иң миниатюры 45 см. Айның сирәк исемнәре – Алияр, Даян, Илюс, Вера, Җәмилә. Февраль аенда да районыбызга 25 нарасый: 16 малай һәм 9 кыз өстәлде. Аларның 28% – беренче, 32% – икенче, 28% – өченче, 12% дүртенче бала. Исемнәргә килгәндә Матин, Әнвәр, Аида, Эмилия дигәннәрен ассызыкларга була.