14 мартта Мамадышта Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Р. З. Тимерҗанов, республика Прокуратурасы һәм Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе вәкилләре катнашында киңәшмә узачак. Актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен Мамадыш районының шәхси эшмәкәрләре чакырыла.
Чара 14.30 сәгатьтә, «Мамадыш» совхозы поселогы мәдәният йортында, түбәндәге адрес буенча башлана: Мамадыш районы, «Мамадыш» совхозы поселогы, Школьная урамы, 2 «д».