“Ниһаять, яз җитә, кояш көннән-көн турырак карый башлады. Моңа бездән, басканлылардан да ныграк сөенгән кеше юктыр. Алайса, кыш буе беркая бара алмыйча, авылда ябылуда яткан көннәр күп булды, бик тилмердек. Сөт җыючы машина да килеп җитә алмады хәтта. Сәбәбе – трассага кадәр ике километр юлның тиешенчә чистартылмавы. Район җитәкчелегенә шалтыратканнан соң гына ачалар иде аны. Ә узган атнада авылдашыбыз, фермер Сабирҗан Мисбахов үз техникасы белән көне буе эшләп, аны ике яклап киң итеп ачып куйды. Бөтен авыл исеменнән рәхмәт укыйбыз аңа“, – дип хәбәр итә Баскан авылыннан Илфат Фазлыев.