Мамадыш мәдрәсәсенең биш шәкертеннән торган командасы Кукмарада узган “Мөслимәләр бәйгесе“ннән беренче урын яулап кайтты. Шәкертләр Гөлфәния Фатыйхова, Диләрә Шәрифуллина, Фәнзилә Солтанова, Кадрия Сәлимова, Гөлзия Сәләхетдинова бәйгенең һәр номинациясендә бик күркәм чыгыш ясаганнар, бердәмлекләре, осталыклары белән аерылып торганнар. “Күренекле мәдрәсәләр арасында шундый зур җиңүгә ирешү – безнең өчен зур горурлык, ихластан тәбриклибез, киләчәктә дә шәкертләребезгә гыйлем йортыбызның данын шулай яклап, югары үрләр генә яуларга насыйп булса иде, әмин,“ – ди мәдрәсә директоры Габдрахман хәзрәт.