Чибәрләрне җәнлекләр дә ярата.

2019 елның 11 марты, дүшәмбе

Җәнлекләр синең үзләренә ягымлы итеп эндәшкәнеңне дә аңлыйлар кебек. Шуңа да алар белән күбрәк хатын-кызлар эшли торгандыр. “Берсут” агрофирмасында да егерме биш җәнлек караучының нибары өчесе генә ирләр, калганнары – хатын-кызлар. Аларның бөтенесе дә диярлек биредә озак еллар эшләүчеләр, хезмәтләренең бөтен серләрен дә яхшы белүчеләр инде. Һәр кемнең үз тормыш юлы. Агрофирманың мактаулы җәнлек караучысы, Татарстан Республикасы Президенты, Мамадыш муниципаль районы башлыгы Мактау грамоталары белән бүләкләнгән Әлфия Әхәт кызы Югары Яке авылында туып-үскән, мәктәптән соң авылда сыер сауган. Кама урман хуҗалыгы бистәсендә яшәүче, Югары Якедәге әбисенә кунакка килеп йөрүче Владимир аңа гашыйк була. Бер-ике ай танышып йөрүгә – 1986нчы елның ноябрендә алар өйләнешәләр һәм Әлфия Кама урман хуҗалыгы пекарнясында эшли башлый. Владимир бу вакытта Кама леспромхозы рамлы пычкысында эшләгән. 2005нче елда Әлфия тормышында тагын тамырдан борылыш була – пекарня ябылгач, “Берсут” агрофирмасына җәнлек караучы булып күчә. Ул вакыттагы бригадирлары Зоя Владимировна Павлованы бик зур хөрмәт белән искә ала. “Ул миңа җәнлекләрне ничек ашатырга-эчертергә, качырырга кирәклеген җентекләп аңлатты. Үз кызыдай күрде. Аңынчы маллар янында эшләгәнем булса да, җәнлекләргә бөтенләй башка төрле мөнәсәбәт кирәк. Эшләргә теләгеңдә булса, бөтен нәрсәгә өйрәнәсең ул. Монда – һәр җәнлек өчен борчыласың. Балалау вакытларында бигрәк тә тынгысыз. Балаладылар микән, дип, төннәрен уйлап ятам. Эшләгәч, нәтиҗәсе дә кирәк бит”, – дип сөйләде Әлфия Емелина. Ә хезмәт күрсәткечләре югары аның – былтыр 2280 көчек алып үстергән. Ә “Берсут” агрофирмасы җитәкчелеге үзенең тырыш эшчеләренә хезмәт хакын, премияне югарыдан түли, аларга үз хуҗалыкларында маллар асрарга булыша. Бик ерак тормасалар да, эшкә вахта автобусында йөриләр. Җәмәгате Владимир Васильевич та Әлфиядән калышмаган, ул да 2010нчы елда агрофирмага чәшке караучы булып урнашкан. Ул былтыр 2000 чәшке баласы алып үстергән. Агрофирманың тагын бер хезмәт йолдызы – шулай ук Татарстан Республикасы Президенты, Мамадыш муниципаль районы башлыгы Мактау грамоталары белән бүләкләнгән Мөстәмирә Гилемҗан кызы Сираҗиева бирегә бөтенләй башка районнан – Балык Бистәсенең Түбән Тегермәнлек авылыннан килеп чыккан, Берсут җәнлек совхозы бистәсендә яши башлаганчы Воркута якларында эшләп кайтырга өлгергән. Алар да җәнлекчелек фермасында ирле-хатынлы э ш л и л ә р . Мөстәмирә ч ә ш к е л ә р к а р ы й , җ ә м ә г а т е Илгиз Хәмит улы җәнлекләрне су белән тәэмин итә, аны җылытып та тора. Төнлә дә фермага дежурга килә. Җәнлек фермасына урнашканчы Илгиз экскаваторда эшләгән булган, ә Мөстәмирә сыерлар сауган. Мөстәмирә җәнлек фермасына күчкәч районыбыз башлыгы Мактау грамотасына җиде тапкыр лаек булган икән инде! Былтыр 650 анадан 2850 бала алып үстергән. –Җәнлекләр белән эшләүнең нечкәлекләре бик күп. Алар янында һәрвакыт уяу, игътибарлы булырга кирәк. Кайсыберсе усалрак була. Аларының читлекләре өстенә язып куябыз. Фермада һәр сыерның үз исеме була. Җәнлекчелектә андый нәрсә юк. Алар күп бит. Аналар гына да һәркайсыбызда 650шәр баш. Аталары да бар. Иртәнге 8 тулганчы фермада булабыз инде без. Килүгә, җәнлекләр урынындамы, дип тикшереп чыгабыз. Ашап бетермәгән азыкларын җыештырабыз. Су эчертәбез, ашатабыз. Чәшкеләр балалагач, читлек көчекләрдән гөрләп торса, бик рәхәт. Эшеңнең нәтиҗәсен дә күрәсе килә бит, – дип сөйләде ул. Җәнлекчелектә һәр вакытның үзенең өстәмә мәшәкатьләре дә була. Кыш – кар көрәргә дә кирәк, җәйге кызу көннәрдә дүртәр тапкыр су эчертәләр. Кыш кар көрәүдә, җәй су эчертүдә ире Илгиз дә булыша Мөстәмирәгә. Бергә ирле-хатынлы эшләүнең уңайлы яклары да бар шул. Җәнлек караучылар агрофирма генераль директоры Николай Петрович Кириллов белән башкарма директоры Виталий Иванович Муллинның үзләренә карата булган хөрмәтләрен берничә тапкыр телгә алдылар. “Яңа ел алдыннан һәм 8 нче март уңаеннан бәйрәм өстәле әзерлиләр. Хезмәт хакларын көненгесен-көнгә алып барабыз”, – диделәр. Аларның бит әле үз шәхси хуҗалыклары, гаиләләре дә бар. Барысы да маллар тоталар. Терлек азыклары белән агрофирма тәэмин итеп тора. Җәнлек караучы ханымнар – өйләрендә менә дигән аш-су осталары да. “Безнең Владимир Васильевич татар халык ашларын бик ярата. Өчпочмаклар, гөбәдияләр пешерәм. Җәй көне урманга җиләккә барырга яратам. Гөмбәләр дә җыябыз. Владимир балык тоту остасы. Берсут елгасына балыкка төшәр өчен, малайларның кунакка кайтканын көтеп кенә тора”, – ди Әлфия. Мөстәмирә Гилемҗан кызы да – ашсу остасы. Аның яратып әзерләгән ризыгы – итле бәлеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International