Татарстанда көчле җил көтелә.

2019 елның 11 марты, дүшәмбе

Бүген төнлә һәм иртәгә көндез республикада һава торышы начарлана дип фаразалана.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, бүген төнлә һәм иртәгә көндез республикада һава торышы начарлану көтелә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Татарстан территориясендә буран, көньяк-көнбатыштан исүче көчле җил тизлеге секундына 15 метрга кадәр һәм юлларда бозлавык булырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International