Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Казанда «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән» республика конкурсына йомгак ясалды. Чара Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ЮНЕСКО генераль директоры Одре Азуле катнашында узды. Республиканың күп балалы әниләре дә бүләкләр алды. Мамадыш районы Алгай авылында яшәүче Зилә Гарифуллинага «Ана даны — Материнская слава» медале тапшырылды. Зиляра Ильяс кызы Алгай башлангыч мәктәбе-балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Тормыш иптәше Назим Галимҗанович белән биш бала тәрбияләп үстерәләр.