Иң матур хатын - кызлар бәйрәме - 8 март көнне район мәдәният йортында матурлык бәйгесе узды. Анда сайлап алу турында җиңү яулаган 10 гүзәл катнашты. Катнашучылар «Визит карточкасы», «Иҗади конкурс», «Интеллектуаль конкурс», «Бию конкурсы», «Кичке сәхнә костюмнарында Дефиле» номинацияләрендә үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Барлык сынау нәтиҗәләре буенча 24 яшьлек Лилия Сабирова җиңүче булды.