Мамадышта Май чабу бәйрәмен билгеләп үттеләр.

2019 елның 11 марты, дүшәмбе

 Шәһәрнең үзәк мәйданы массакүләм күңел ачуларда катнашырга һәм язны күңелле каршыларга теләк белдергән мамадышлыларны җыйды. Бу бәйрәм атнасында коймак (тәбикмәк) пешереп, кунакка йөрү йоласын  һәркем  яхшы белә. Ә  соңгы көн – кичерү, гафу  итү якшәмбесендә  кешеләр бер-берсеннән кичерү сорау, коймактан  авыз  итү һәм кышны озату өчен  һәр елдагыча  бергәләп мәйданга җыела. Май чабу бәйрәмен ничек күңелле итеп билгеләп үтәсәң, алдагы ел да шулкадәр уңышлырак һәм имин булыр дип санала. Бәйрәм кунакларына театральләштерелгән тамаша, төрле конкурслар һәм мәзәкләр, уеннар, җырлар, биюләр белән үрелеп баручы  мавыктыргыч программа тәкъдим ителде. Мәйданда киң җәелдерелгән сәүдә рәтләре  коймак, шашлык, камыр ризыклары һәм кайнар чәй белән кызыктырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International